news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар радиосы” "Яраткан районым" бәйгесен башлап җибәрә

Җиңүчене 1 апрель көнне 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” тапшыруында ачыклаячаклар, аңа шифаханәгә юллама тапшырылачак.

“Болгар радиосы” "Яраткан районым" бәйгесен башлап җибәрә

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). “Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы “Яраткан районым” дип исемләнгән бәйге игълан итә. Җиңүчегә "Жемчужина" шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак. Бу хакта радионың матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Һәрберебезнең күңелендә туган якны сагыну, аңа мәхәббәт хисләре бар. Ул мәхәббәт әти-әни белән генә чикләнми, ә билгеле бер урыны, сөйләм үзенчәлеге, табигате, яраткан күршеләре һәм башкаларда чагыла. Бүгенге көндә кая булуыбызга карамастан, без туып-үскән авылыбызны, районыбызны яратабыз”, - диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйге – туган якка мәхәббәтне чагылдыру, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге, һәрбер районның үзенә генә хас сөйләме, диалекталь сүзләре, һөнәрчеләре, башкалардан аерылып торган үз йөзе бар. Бәйгенең максаты - шушы үзенчәлекләрне юмор аша шигъри юллар белән тасвирлау.

Бәйгенең шартлары буенча шигырьләрне 25 мартка кадәр bolgar.radio@mail.ru почтасына яки М.Горький урамы, 15нче йорт адресына "яраткан районым" тамгасы белән юлларга кирәк. Шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителә.

Шигырьләрне “Болгар радиосы” дулкынында 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” алып баручылары яңгыратачак. Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Иң яхшы дип табылган шигырь авторына “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак.

Җиңүче 1 апрель көнне 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” тапшыруында игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100