Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Болгар радиосы» матбугат хезмәте: XII Милли музыкаль премиясе мюзикл форматында узачак
2024 елның 14 декабрендә Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
«Былтыр тамашада миллилек турында фикер йөртсәләр, быел илһам һәм мәхәббәт чыганагын эзләячәкләр. Үзенә күрә бу бер мюзикл булачак», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм эстрададагы башка йолдызлар халык яраткан җырларын башкарачак, дип хәбәр итә «Болгар радиосы» матбугат хезмәте.
«Тамашачылар бу тантананы ел вакыйгасына тиңли. Билетлар бер ай алдан сатылып бетү дә шуңа бер дәлил. Елдагыча, сәхнәдә популяр җырчылар да, татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучылар да чыгыш ясаячак. Шуны да әйтергә кирәк, быел номинацияләр булмый - 30 җиңүче дә «Болгар радиосы»ның Милли музыкаль премиясе лауреаты дип табылачак», диелә хәбәрдә.
«Болгар радиосы» XII Милли музыкаль премиясе тапшырыла торган йолдыз сынында җиде таҗ бар. Шуңа күрә тамаша да җиде блокка бүленәчәк. Һәр бер блок җырның тематикасына, җырчысына карап тупланачак. Җыр авторларын сәхнәгә чакыру традициясендә дә үзгәрешләр бар. Барлык авторлар да җырчыларны бүләкләгәндә видеозаставкаларда күренәчәкләр», диелгән.
Быелгы тамашаны ТНВ каналы Яңа ел каникулларында күрсәтәчәк.
6+
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз