news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар радиосы» Х юбилей Милли музыкаль премиясе лауреатлары билгеле

«Болгар радиосы» Х юбилей Милли музыкаль премиясе лауреатлары билгеле

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды.

«Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере нигезендә сайланган җырчылар «Алтын йолдыз»га ия булды.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү.

Тантананы Илфар Кәримов һәм Илүсә Хуҗина алып барды.

«Болгар радиосы» X Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант билгеләнгән.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясендә җиңүчеләр: Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илдар Ямалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илгиз Мөхетдинов, Юлия Гарифуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зәринә Хәсәншина, Ильвина, Мурат Гайсин.

«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы» нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен - Эльмир Низамов

Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен - Салават Фәтхетдинов

Татар эстрадасы легендасы - Эмиль Җәләлетдинов

Иң халыкчан җырчы - Винера Ганиева

Иң креатив җырчы - Анастасия Макарова

Иң үзенчәлекле җырчы - Винарис Илъегет

Кабатланмас тавыш - Эльмира Кәлимуллина

Иң романтик җырчы - Марат Яруллин

Иң тынгысыз җырчы - Рифат Зарипов

Елның популяр җыры - Филүс Каһиров (»Киек каз юллары» җыры)

Иң дәртле җырчы - Илназ Баһ

Иң моңлы җырчы - Раяз Фасыйхов

Иң романтик дуэт - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар

Иң максатчан җырчы - Рәфис Кәлимуллин

Халык мәхәббәте - Илсөя Бәдретдинова

Иң лирик җырчы - Ришат Төхвәтуллин

Йөрәкләргә үтеп кергән җыр - Гүзәл Уразова (»Мин яратам сине, тормыш» җыры)

Үлмәс хит - Айдар Галимов (»Бөдрә таллар» җыры)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100