news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар радиосы” тыңлаучыларын концертка чакыра

"Концерты без "Могҗиза" дип атадык", - диде "Болгар радиосы" баш мөхәррире.

“Болгар радиосы” тыңлаучыларын концертка чакыра

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). 29 март көнне “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” тамаша оештыра. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

“Без тыңлаучыларыбыз белән радио эфиры аша гына түгел, күзгә-күз карап аралашырга да тырышабыз. “Болгар радиосы” концертлары шул максат белән оештырыла. Алдагы концертны без “Могҗиза” дип атадык.  Әлеге концертта тамашачыны гаҗәеп утлы шоу, хит җырлар, көтелмәгән образ, ялкынлы күренешләр көтә”, – диде “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Әнвәр Нургалиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Рөстәм Закиров, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Казан егетләре”, Илнар Миранов, Лилия Хәйруллина, Булат Нигъмәтуллин, Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова, Алмаз Әхмәтҗанов, Иркә (скрипка), “Экстрим” дуэты катнаша.

29 март көнне “Болгар радиосы” концерты 18 сәгать 30 минутта башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100