Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Болгар радиосы"ның Милли премиясе алтын йолдыз рәвешендә булачак
25 февральдә 25 номинантка "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе тапшырылачак.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). IV “Болгар радиосы” Милли музыка премиясенең номинантларын оештыручылар сер итеп саклый. Әлегә ике генә номинант төгәл билгеле. Алар – Ришат Төхфәтуллин белән Гөлдания Хәйруллина. Бүген алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган IV “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә катнашып, әлеге премиянең җырчылар өчен зур стимул булуын билгеләп уздылар.
Мәгълүмат өчен: “Болгар радиосы” Милли музыка премиясе – ел саен популяр җырчыларны тәбрикләү һәм җырларны ачыклау чарасы. Мәдәни чараны “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра. Җиңүчеләргә быелдан башлап “Алтын йолдыз” рәвешендәге статуэткалар тапшырыла.
“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире – продюсеры Илфар Кәримов дүртенче ел рәттән тапшырылучы бу премия татар эстрадасында “иң-иң”нәрне барлавын билгеләп узды: “Без “Болгар радиосы”нда иң популяр булган җырларны һәм җырчыларны билгелибез. Бу башка артистларга тагын да тырышыбрак эшләргә стимул булып тора. Соңгысы булмас дип уйлыйм”, – диде ул.
Милли премиянең 25 номинанты билгеләнгән. Номинацияләрне сер итеп саклауның максатын оештыручылар, “интрига булырга тиеш”, дип аңлата.
Номинантлар сайлауның схемасына килгәндә, спикерлар тамашачы фикеренә колак салынуын, SMS-хәбәрләр, котлауларда соралган җырлар – барысы да исәпкә алынуын билгеләп узды. “Бездә сәнгать советы да эшли. Андагы сәнгать әһелләре белән киңәшеп эшлибез, җырларны номинацияләргә тәкъдим итүне алар белән бергәләп башкарабыз”, – диде Илфар Кәримов.
“Болгар радиосы” Милли музыка премиясенең башка охшаш чаралардан аерылып торган ягы – сәхнәдән авторларның да бүләкләнүе. “Җыр ул җырчының гына иҗат җимеше түгел, ул шагыйрь белән композиторның да иҗаты. Аларны читләтеп уза алмыйбыз”, – дип ассызыклады баш мөхәррир.
IV “Болгар радиосы” Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы 25 февральдә Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. Оештыручылар аның быел Казанда гына узуын әйттеләр.
Билгеле булганча, үткән ел тантана Мәскәүдә уздырылган иде. Аны алты меңләп тамашачы каравы билгеле. “Пирамида”ның күпфункцияле залында 1100 тамашачы урыны бар. Бүгенгә күпме билет сатылуы турында төгәл мәгълүмат юк. Билет бәяләре 1000-4000 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз