news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар радиосы” милли премиясендә иң яхшы аранжировка ясаучыны бүләкләячәкләр

Быел “Болгар радиосы” V милли музыкаль премиясендә яңа номинацияләр булачак.

“Болгар радиосы” милли премиясендә иң яхшы аранжировка ясаучыны бүләкләячәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). 9 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бүген бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе оештырылды. Чарада концертны оештыручылар һәм лауреат булачак артистлар катнашты.

Быелгы премиянең үзенчәлеге шунда – биредә “Иң яхшы аранжировщик», «Иң яхшы шагыйрь», “Иң яхшы композитор” кебек яңа номинацияләр бар. Иң яхшы аранжировщик исеменә Марат Мухин дәгъва кыла. Милли премия тапшыру тантанасын алып баручы Илфар Кәримов сүзләренчә, “Болгар радиосы”нда иң еш сорала торган җырларның аранжировкаларын нигездә нәкъ менә Марат Мухин язган. “Быел Маратка көндәшләр булмады. Ләкин бездә көчле аранжировщиклар күп, киләчәктә алар да премия лауреатлары булыр дип өметләнәбез”, - диде Илфар Кәримов.

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә дәгъва кылучы Венера Ганиева да аранжировщикларга зур игътибар бирергә кирәк, дип саный. «Марат Мухинга бер елга алдан язылалар, чөнки ул 3 нотадан чын хит иҗат итәргә сәләтле. Ул безнең республика иң-иңнәрдән санала. Кызганычка каршы, бездә аранжировщикларны әзерләүче мәктәп юк”, - дип белдерде Венера Ганиева. Ул концертта үзенең шәкерте белән дуэт башкарачак.

“Гадәттә, музыкаль чараларда җыр авторларын гына телгә алалар. Аранжировщик һөнәре һәрвакыт күләгәдә кала. Шуңа күрә бу премиянең лауреаты булу минем өчен бик мөһим. Аранжировка ул җырдан хит ясый, яисә, киресенчә, аны юк итә”, - диде Марат Мухин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100