news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар радиосы” милли премиясендә 35 лауреат булачак

Премия тапшыру тантанасына билет бәяләре мәгълүм: 800-2500 сум.

“Болгар радиосы” милли премиясендә 35 лауреат булачак
Султан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). 9 декабрьдә Казанда узачак “Болгар радиосы” V милли музыкаль премиясендә катнашучылар барлыгы 35 номинациядә бүләкләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Наилә Хәйдәрова сүзләренчә, иң өлкән номинантлар арасында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева белән Венера Ганиева бар. Хәмдүнә ханым быел “Легендар җырчы” исеменә лаек булачак. Һәр җырчыга “Алтын йолдыз” сыны тапшырылыр дип көтелә.

Премия алачак җырларны “Болгар радиосы” тыңлаучылары соравы буенча сайлаганнар. “Мин бу җырларның, чынлап та, халык тарафыннан сайлануына ышанам. Бу премия милли, үзебезчә булуы белән аерылып тора. Радиода да өйдәге кебек җылы, рәхәт”, - дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова. Илсөя “Соңардың шул, яңгыр” җырын башкарырга җыена.

Тантананың алып баручылары – “Болгар радиосы” ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов, Гөлназ Фәйзрахманова, Илфак Хафизов. Аларның киемнәрен дизайнер Наҗия Галимова әзерли. Сүз уңаеннан, премия тапшыру тантанасында катнашачак артистларның ничә сумга күлмәк тектерүе, гомумән, чараның күпмегә төшүе сер булып калды. Аның каравы, билет бәяләре мәгълүм: 800-2500 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100