news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең тәлинкәсен ваттылар

Премияне тапшыру тантанасы 14 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында була.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең тәлинкәсен ваттылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясең тәлинкәсен ваттылар. Премия тапшыру тантанасы 14 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

““Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек була”, - ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

Тәлинкә вату алдыннан җырчылар һәм оештыручылар үзара әзерлек эшләре, киеләчәк костюмнар, биючеләр һәм башкалар турында сөйләште.

““Болгар радиосы” дулкыннары океаннар, таулар аша милләттәшләребез йөрәгенә барып җитә. Әлеге премиягә лаек булу – бик зур дәрәҗә, чөнки бу премия республикабызда булган музыкаль премияләр арасында иң затлысы булып тора. Мин беренче тапкыр катнашам. Зур әзерлек алып барам. Тамашачым мине яңа образда күрәчәк” – ди җырчы Азалия Зиннәт.

Быел премия тапшыру тантанасында утыздан артык номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100