Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
Лауреатлар "Болгар радиосы" тыңлаучылары тарафыннан сайлап алынган.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Казанның "Пирамида" концертлар залында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды.
"Алтын йолдыз"га лаек булган лауреатлар халык биргән тавышлар саны буенча "Кайнар-хит" хит-парадының төрле аенда җиңү яулаган. Бишенче тапкыр үткәрелгән милли музыкаль премиясендә түбәндәге җырчылар бүләкләнде:
1. "Татар эстрадасы легендасы" - Хәмдүнә Тимергалиева "Җомга".
2. "Иң лирик җыр" - Руслан Кираметдинов "Мине танырсыңмы син, иркәм?"
3. "Иң халыкчан дуэт" - Алсу һәм Азат Фазлыевлар "Байлар Сәрдегәнем".
4. "Иң максатчан җырчы" - Илнур Гомәров "Яннарыңа очам".
5. "Яңа сулыш" - Илсөя Бәдретдинова "Соңардың бит, яңгыр".
6. "Күпкырлы җырчы" - Рифат Зарипов "Исеңдәме?"
7. "Иң креатив дуэт" - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем "Ай-яй-яй"
8. "Ел ачышы" - Зөлфирә Шәйдуллина "Пар аккошлар керә төшемә".
9. "Иң оптимист җырчы" - Марсель Вәгыйзов "Яшисе килә".
10. "Тамашачы мәхәббәте" - Әнвәр Нургалиев "Сезнең кебек".
11. "Иң эзләнүчән җырчы" - Гөлдания Хәйруллина "Шөкер ит булганына".
12. "Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен" - Зөфәр Хәйретдинов "Яшьлек җырлары".
13. "Иң үзенчәлекле клип" - Лилия Хәйруллина "Такыялар".
14. "Ел җырчысы" - Филүс Каһиров "Ак өметем".
15. "Елның гаилә дуэты" - Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев "Җырларымда син генә".
16. "Яшь буын җырчылар тәрбияләүгә керткән өлеше өчен" - Венера Ганиева һәм Илнар Миранов "Шагыйрь мәхәббәте..."
17. "Йөрәкләргә үтеп кергән җыр" - Азат Абитов "Кем кемне гафу итәр?"
18. "Тәүге адымнар" - Регина Тимербулатова "Авылыма кайтсам".
19. "Иң тынгысыз дуэт" - Зинира һәм Ризат Рамазановлар "Син икән ул..."
20. "Иң халыкчан автор-башкаручы" - Фирдүс Тямаев "Соңладым".
21. "Халык күңеленә кергән җырлар авторы" - Ринат Мөслимов.
22. "Иң лирик җырчы" - Раяз Фасыйхов "Хәлең ничек диеп сорасалар".
23. "Иң яхшы аранжировка остасы" - Марат Мухин.
24. "Иң романтик җырчы" - Илназ Сафиуллин "Бер үбәсем килә".
25. "Иң үзенчәлекле тавыш" - Ильвина "Алда мине".
26. "Иң җор телле җырчы" - Илназ Баһ "Ярый әле син бар, туганым".
27. "Иң моңлы җырчы" - Сиринә Зәйнетдинова "Моңлану".
28. "Иң моңлы җырчы" - Рәсим Низамов "Йөрәгеңә үтеп керермен".
29. "Иң зәвыклы җырчы" - Резидә Шәрәфиева "Рәхмәт сиңа".
30. "Иң иҗади төркем" - Ришат Төхвәтуллин "Зәңгәр күзләр".
31. "Халык мәхәббәте" - Гүзәл Уразова "Бас әйдә, ике бас".
32. "Халык мәхәббәте" - Айдар Галимов "Мәхәббәтем минем".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз