news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар» номерлары урынындагы бинада Тукай витрина-экспозициясе 26 апрельгә торгызылачак

Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозициянең эшләми башлавы аның тәрәзәсе чәрдәкләнеп ватылуга бәйле.

«Болгар» номерлары урынындагы бинада Тукай витрина-экспозициясе 26 апрельгә торгызылачак

Тукай яшәгән «Болгар» номерлары урынында салынган бинада Тукай экспозициясенең ватылган тәрәзәсе куелачак. 26 апрельгә витрина- экспозиция торгызылачак.

«Хәзерге вакытта ТР Милли музее мөрәҗәгате буенча подряд оешмасы тарафыннан махсус чыныктырылган пыяла әзерләү өчен заказ бирелгән. Аны кайтару һәм пыяла витрина урнаштыру 22-23 апрельгә планлаштырылган», - диелгән «Татар-информ» соравына җавап итеп музейның генераль директоры Алиса Вяткина имзалаган хатта.

Хатта әйтелгәнчә, әлеге эшләр музейның бюджеттан тыш керемнәре хисабына башкарылачак. Тәрәзә куелу һәм экспозициянең монтажы турында белешмә ТР Мәдәният министрлыгына һәм музей экспозициясе урнашкан бина өчен җаваплы булган идарәче компаниягә юлланачак.

Әлеге эшләрдән соң бүлмә тикшерелеп, аның музей экспонатлары куелырга яраклылык нормаларына туры килүе турында отчет төзеләчәк.

ТР Милли музее «Безнең өчен мәңге изге йорт…» («Здесь жил Тукай! Поэзия жила…») экспозициясенең Тукайның туган көненә – 26 апрельгә торгызылачагын вәгъдә итә.

Экспозициянең витрина-тәрәзәсе ватылуы проект хатасы булганмы яки башка сәбәпләрме, тәрәзә кую һәм экспозицияне яңарту өчен күпме акча сорала һәм бу хәл кабатланмасын өчен нинди чаралар күреләчәк – хатта бу хакта әйтелмәгән.

Элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозиция эшләми башлавы, чөнки витрина-экспозициянең тәрәзәсе чәрдәкләнеп ватылган булуы турында «Интертат» язды, ТР Мәдәният министрлыгына да редакция хәбәр итте.

Экспозициянең ачылу тантанасы. 2017 ел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100