news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгар номерлары” урынында төзелә торган бинада Тукай үзәге булачак

Әлеге ачык галереядә шагыйрьгә багышланган музей экспозициясе эшләячәк, ул яшәгән мемориаль бүлмә булачак

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда моннан берничә ел элек җимерелгән “Болгар номерлары” урынында күпфункцияле бина төзелә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуыннан соң “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. “Ершовский” компаниясе тормышка ашыра торган әлеге проект Казан шәһәренең Татарстан, Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамы буенча торак комплекска керә.Ниһаять, “Болгар номерлары” җимерелгән урында нәрсә төзелә дигән сорауга бүген өлешчә генә булса да җавап табылды.

Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә яңа төзелә торган бинаның анда кайчандыр көннәрен үткәргән шагыйрь Габдулла Тукай белән бәйле булу-булмавына кагылышлы иде. Зилә Вәлиева бүген моңа да ачыклык кертте. Әлеге бинаны сафка бастыручылар, саклау йөкләмәсе нигезендә, беренче катта Тукай үзәген булдырачак. Әлеге ачык галереядә шагыйрьгә багышланган музей экспозициясе эшләячәк, ул яшәгән мемориаль бүлмә булачак. Алай гына түгел, “Болгар номерлары”нда эшләп килгән татар демократик татар газеталары турында да мәгълүмат алып биреләчәк.

Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, “Болгар номерлары”нда Тукайның иң авыр вакытлары узган. Ул монда гына түгел, “Амур” кунакханәсендә дә, авылга кайтып та яшәп алган. Шунысын искәртергә кирәк: яңа бинаны сафка бастыру вакытында бер стенаны Тукай чорыннан калган кирпечләрдән кору көтелә.

Тукай үзәге яңа бина тулысынча төзелеп беткәч ачылыр дип көтелә. Әлегә бинаның төзелеп бетү вакыты төгәл генә әйтелми. Аны кулланышка тапшыру вакыты якынча 2011 елның ахыры-2012 елның башы булырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100