news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар музей-тыюлыгында узган «Кар кызы маҗаралары» балаларга ошады

Балалар кышкы табышмаклар чиште, яңа ел композицияләрен башкарды, әкият геройлары белән бергә бик теләп флешмобта катнашты.

Болгар музей-тыюлыгында узган «Кар кызы маҗаралары» балаларга ошады
spas-rt.ru

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Болгар музей-тыюлыгында «Кар кызы маҗаралары» бәйрәме узды. Аның төп геройлары — Кыш Бабай, Кар кызы, Микки һәм Минни атлы тычканнар, тагын Пятачок и Винни-Пух, кодрәтле фея Малефисент, Олаф кар бабай һәм королева Эльза кебек әкият геройлары булды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

Тамаша башыннан ук тылсымлы персонажлар балаларны әкият дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасындагы маҗаралар дөньясына чумды, кызыклы бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты. Оештыручылар чарада катнашучылар өчен Яңа ел эстафетасы һәм төрле төстәге шарлар белән уеннар оештырды, шулай ук күңелле зарядка үткәрде.

Балалар кышкы табышмаклар чиште, яңа ел композицияләрен башкарды, әкият геройлары белән бергә бик теләп флешмобта катнашты. Алар Кыш бабай белән очрашуга бик шатландылар, шигырьләр сөйләделәр, актив булдылар. Ә иң сөенечлесе — Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләре алдылар.

Бәйрәмдә кунаклар өчен матур итеп бизәлгән фотозоналар оештырылган иде. Анда балалар һәм ата-аналар әкият персонажлары белән истәлеккә фотога төште.

Шулай ук махсус эшләгән Яңа ел буфетында балалар төрле тәм-томнар белән сыйлана алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100