Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була
22 һәм 23 июльдә Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» II халыкара этномәдәни фестивале була. Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади дәресләр һөнәрчелек остаханәләре оештырылачак.
Теләге булган һәркем интерактив программа, остаханә һәм традицион милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив күзаллау форматында эшләячәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милли ишегаллары мәйданчыкларында Идел буе халыкларының көнкүреш кирәк-яраклары, милли кием, милли ризыкларыннан этнографик экспозицияләр оештырылачак. Фестиваль кунакларына республика районнарыннан чуваш, мари, мордва, удмурт, керәшен, рус үзешчән фольклор коллективлары чыгышы тәкъдим ителәчәк.
Балалар һәм аларның ата-аналары өчен өстәл уеннары, иҗади дәресләр үткәрелә, Татарстан халыклары турында мультфильмнар күрсәтелә.
Фестивальдә милли ризык, ысланган һәм киптерелгән балыктан авыз итәргә, бал, табигый үсемлек мае, яңа пешкән икмәк һәм кондитер эшләнмәләре сатып алырга була.
Кичке концертта «IsTElek» иҗади берләшмә артистлары фолк-фьюжн жанрында композицияләр һәм электрон музыка тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз