Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар музей-тыюлыгы жирлегендә «Ага базар» II Халыкара этно-мәдәни фестивале әзерләнә
22 - 23 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы жирлегендә «Ага базар» II Халыкара этно-мәдәни фестиваль уза.
«Фестиваль халыкның мәдәни мирасын саклау максатын куйган ижат коллективларын берләштерә. Фестиваль дәвамында Россиядән һәм Татарстаннан килгән кул эшләре осталары, һөнәрчеләрнең кул эшләре куелачак», дип хәбәр итә оештыручылар.
Әлеге фестиваль ТР Мәдәни ресурслар үзәге һәм Болгар музей-тыюлыгы инициативасы белән икенче тапкыр оештырыла. Оештыручылар фестивальнең программасын тәкъдим итә.
«Халыкларның көнкүреш утары» мәйданчыгында Идел буе халыкларынын көнкүрешен, милли кием, кухнясын чагылдырган этнография күргәзмәләре эшләячәк. Биредә һәр милләт вәкиле үз милли ризыгын пешерү серләре белән уртаклашыр дип көтелә.
Балалар һәм ата-аналар өчен уеннар әзерләнә. «Уенфест» фестивале гадәттәгечә халык уеннарын, квест, осталык дәресләре һәм музыкаль мизгелләр тәкъдим итә.
Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә балалар фольклор коллективларынын «Моңлы тамчы» фестивале узачак.
Фестиваль программасында төп урынны «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленең үзешчән һәм профессиональ музыкаль коллективлары алып торачак.
Фестиваль «Кичке уен» белән дәвам итә. Кичке музыкаль чараларда «Истәлек» иҗат төркеме артистлары катнашында этник, фолк-фьюжн һәм электрон жанрдагы әсәрләрне дә ишетергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз