news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар музеенда тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр үз фәнни тикшеренүләрен тәкъдим итә

Әлеге чараны үткәрү тәҗрибә уртаклашырга, яңа идеяләр тәкъдим итәргә, фикер алышырга һәм тиешле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Болгар музеенда тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр үз фәнни тикшеренүләрен тәкъдим итә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 23 ноябрьдә Болгар музей-тыюлыгында узачак «Болгар музей-тыюлыгы – тарихи-мәдәни мирасны саклаучы» дип исемләнгән IV Төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараны үткәрү үзара тәҗрибә уртаклашырга, яңа идеяләр тәкъдим итәргә, алар хакында фикер алышырга һәм тиешле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Конференциядә археология һәйкәлләре, этнография һәм музей эшен өйрәнү белән шөгыльләнүче, тарих һәм мәдәни мирасны саклауга битараф булмаган кешеләр катнаша. Алар арасында галимнәр, аспирантлар, Болгар музей-тыюлыгы, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты фәнни хезмәткәрләре, Татарстанның Кама аръягы муниципаль туган якны өйрәнү музейлары хезмәткәрләре һәм туган якны өйрәнүчеләр бар. 

Конференция нәтиҗәләре буенча чарада ясалган чыгышлардан торган җыентык дөнья күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100