Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Болгар” милли хәйрия фонды “Тасма ” стадионында балалар өчен бәйрәм уздырды
“Болгар” милли хәйрия фонды “Тасма ” стадионында балалар өчен бәйрәм уздырды
(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген башкалабызның “Тасма” стадионы иртәдән үк балаларның шат авазына күмелде. Республика балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне бирегә ТР “Болгар” милли хәйрия фонды җыйды. Әлеге фонд “Вамин - Татарстан” ААҖ булышлыгы белән “Бергәләп уйныйк” дигән спорт –җыр бәйрәме оештырды. Татарстандагы Лаеш, Бөреле, Яшел Үзән, бу районның Норлат, Казанның Идел буе, Киров районнары балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай итеп, тагын бер тапкыр аралашу, яңа дуслар табу мөмкинлеге алды.
Биектау районында урнашкан Бөреле балалар йорты тәрбиячесе Лидия Титова сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 52 бала тәрбияләнә. “Ни кызганыч, аларның күбесе әти– әнисе исән булган килеш, алар назын күрми яши,”– ди ул. Әмма биредә балаларга күңелсезләнергә вакыт калдырмыйлар. Иганәчеләр дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр икән. ТР Эчке эшләр министрлыгы аудио-видео җиһазлар белән ярдәм итеп тора, узган ел алар булышлыгы белән яңа мунчалы булдык, дип шатлыгын уртаклашты Лидия Владимировна. Балаларны башка районнардагы яшьтәшләре белән аралаштыруга да зур игътибар бирелә. Июль аенда гына “Болгар” милли хәйрия фонды Бөреле һәм Норлат ятимнәре өчен сабантуй уздырган. Сентябрь аенда бу балалар йортларында тәрбияләнүчеләр кабат очрашырга җыена. Тәрбиячеләр өчен даими очрашып тору тәҗрибә уртаклашу, бергәләп проблемаларны чишү юлларын эзләү өчен кирәк. Балаларга килгәндә, алар өчен мондый очрашуларның һәрберсе олы бәйрәм. Бүгенге ярышларда Норлатның “Романтик” командасы составында чыгыш ясаучы 11 яшьлек Шамил Лаешта яшәүче дустын күрергә дип тә килгән. Ноябрь ахырында 45 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр исә юбилейны уртак бәйрәм итәр өчен кунаклар чакырырга уйлый.
“Тасма” стадионына балаларның шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы депутаты, балалар шагыйре Роберт Миңнуллин, “Болгар” хәйрия фондының идарә рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Мифтахов, “Әнием-Мама” фонды вице-президенты, “Хокук һәм хәят” журналы баш редакторы Хәлим Гайнуллин, Мәскәү районы хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Нехорошков, Татарстан мөфтие урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз һ.б. кунаклар килгән иде. Чараны оештыручыларның да, кунакларның да теләкләре уртак: язмыш тарафыннан кыерсытылып әти – әни назыннан мәхрүм булган малайлар – кызлар үзләрен җәмгыятьнең кирәкле әгъзалары итеп хис итсен. Ә моның өчен аларга һәр тарафтан игътибар бирергә, хәйрия эшен гадәти күренешкә әйләндерергә кирәк.
“Тасма” стадионындагы ярышларның үзенә килсәк, ул “Күңелле старт”лардан башланып китте. Бәйрәмне оештыручылар белән балалар җыелма командасы арасындагы футбол матчы иң үзәк вакыйга булгандыр, мөгаен. Аннан соң эстафетаны җырга, биюгә сәләтле яшьләр алды.
Барлык төр сынаулардан соң җиңүче исеменә Яшел Үзән балалар йорты лаек булды. Аларга музыкаль үзәк тапшырылды. Калган командалар магнитолалы булды. Ләкин биредә аерым җиңүчене генә билгеләргә кирәкмидер, чөнки бүген “Тасма”да дуслык җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз