Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар һәм Свияжски туристларны көтә
Бәйрәм көннәрендә гаилә белән бергәләп тарихи урыннарда ял итү мөмкинлеге булачак
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 1 нче майда Болгар һәм Свияжскида туристик сезон ачыла. Шулай итеп, бәйрәм көннәрендә гаилә белән бергәләп, тарихи урыннарга сәфәр кылып, табигатьнең матур почмаклары белән хозурланырга мөмкинлек туа.
Изге Болгарда кунакларны борынгы Болгар дәүләте чоры киемнәрендәге персонажлар каршы алачак. Успения чиркәвендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы яңа музей экспозициясен тәкъдим итәчәк. Истәлек билгесенә килүчеләр археологик объектлар күргәзмәсен һәм дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрә алачак. Идел буе Болгарында дәвалау ысуллары чагылыш тапкан Табиб йорты ачылачак, ә һөнәрчеләр остаханәләрендә туку, күн мозаикасы, зәркән эше һәм башкалар белән танышырга мөмкин булачак. Туристлар өчен сатуда төрле сувенир продукциясе бар, шулай ук камыр ризыклары белән чәй, кофе эчеп тамак ялгап алырга мөмкин. Ак мәчет манаралары белән хозурланып, фонтан каршындагы мәйданда ял итү мөмкинлеге бар.
Икмәк йортында туристлар ашлык бөртеген онга әйләндерүче тегермәнне күреп кенә калмыйча, үзләре дә шушы процесста катнаша алачак, һәм билгеле, үзләре тарттырган онны кечкенә капчык белән сувенир итеп өйләренә алып кайтып китә алалар. Туристлар үз күзләре белән икмәк пешерү процессын күрә алачак. Ә инде аннары яңа пешкән хуш исле икмәк белән авыл сөтен татып карарга була.
Теләге булган өлкәннәр һәм балалар атта йөреп, фотога төшә ала.
Свияжски утравында да туристлар өчен күптөрле чаралар әзерләнә. “Ленивый торжок” комплексы ачылышы көтелә, анда Тарихи реконструкция клубы әгъзалары катнашачак. “Свияжски шәһәр-утравы” музее туристларга сәнгать әсәрләре, чигелгән эшләнмәләр күргәзмәсен тәкъдим итәчәк, шәһәр-утрау тарихы, сакланган документлар һәм сәяси репрессия чоры материаллары белән таныштырачак. Балалар мәйданчыгында күңел ачу программалары, каллиграфия буенча дәресләр, Ат утарында балаларны атларга утыртып йөртү кебек чаралар оештырыла.
Әлеге тарихи һәйкәлләрдә туристик сезон ачылышына навигация стелалары урнаштырылачак, алар туристларга объектлар буенча йөрүне җиңеләйтә. Һәр туристка объект турында татар, рус һәм инглиз телендә мәгълүмат урын алган карта биреләчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз