Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Болгар кызлары» Татар китабы йортында классик форматларыннан үзгә концерт куйды
Татар китабы йортында «Болгар кызлары» триосының «Язгы кичләр» концертын куйды. Трионың продюсеры, солисты Айгөл Зәйнуллина бу концертның классик форматларыннан үзгә икәнлеген сөйләде.
«2020 елда Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар белән «Язгы кичләр» проектын ясадык. Улт татар җырларын пропагандалау һәм аның үсешен тәэмин итү максатыннан булдырылды. Нигездә классик концертлар иде. Әмма без хәзер форматны үзгәртергә булдык. Бу концертта да ретро, эстрада, халык җырларын да башкардык. Һәм Җиңү көненә тулы бер блок багышладык», – диде Айгөл Зәйнуллина.
Трио яңа альбомы «Болгар кызлары» стилендә булмаячагын әйтте.
«Безне танымаячаклар, дип уйлыйм. Шуңа да карамастан, мин гореф-гадәтләргә карата булган хөрмәтне саклап калырга тырышачакмын. Татар халык җырларын, классик җырларны башкарудан баш тартмаячакбыз. Күңел яңарыш сорый, кешене гаҗәпләндерәсе килә. Мин халыкның бездән яңалык көткәнен дә аңлыйм. Иң мөһиме илдә тынычлык булсын. Шуннан соң гына тыныч күңел белән иҗат итеп була», – дип сөйләде ул.
- «Болгар кызлары» — 32 еллык тарихы булган трио. Ул татар эстрадасы һәм музыка мәдәнияте тарихында күренекле урын алып тора. Хәзер аның составында Айгөл Зәйнуллина, Диана Мөхетдинова һәм Элина Сафина җырлый.
«Татар-информ» концертны онлайн трансляцияләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз