news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар кадетлары Россия гаскәрләре белән бердәмлек йөзеннән флешмобта катнашты

Алар Болгарның үзәк мәйданында Z хәрефе формасы ясап тезелде.

(Спас, 29 март, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет-мәктәбе укучылары Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия гаскәрләре белән бердәмлек йөзеннән флешмобта катнашты.

Алар Болгарның үзәк мәйданында Z хәрефе формасы ясап тезелде. Бу латин хәрефе Украинада барган махсус операциядә катнашучы Россия хәрби техникасына язылган һәм “Җиңү өчен” (“За победу”) дигән өндәмәне аңлата.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot