news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең магистратурасына бәйге бер урынга дүрт кеше булган

Уку йорты җитәкчесе кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә кәнагәть булуын белдерде.

Болгар ислам академиясенең магистратурасына бәйге бер урынга дүрт кеше булган
Айнур Тимерханов
Солтан Исхаков

Яңа уку елында Болгар ислам академиясенең магистратурасына бәйге бер урынга дүрт кеше тәшкил иткән.

«Без план буенча магистратурага 25 кеше кабул итәбез. Яңа уку елында 31 кеше укырга керде. Бәйге бер урынга дүрт кеше булды. Докторантурага ун кеше урынына унбер укучы кабул иттек. Бәйге бер урынга биш кеше иде. Бу зур күрсәткеч, без бик канәгать», - диде Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Спикер сүзләренчә, укырга керергә теләүчеләр арасында ерак чит илләрдән дә, шул исәптән Африка һәм гарәп илләреннән абитуриентлар булган. «Без Россия укучыларына өстенлек бирәбез. Безнең приоритет - белгечләрне үзебезнең илнең дини уку йортларына, дәүләт структураларына, дини оешмаларына әзерләү», - диде Айнур Тимерханов.

Алдарак Болгар ислам академиясе оешканга сентябрьдә биш ел булуы турында хәбәр ителде. Шушы вакыт эчендә академия 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләп чыгарган.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100