news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар Ислам академиясенең Казан вәкиллеге бинасында истәлек тактасы ачылды

Болгар Ислам академиясенең Казан вәкиллеге бинасында истәлек тактасы ачылды
Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

X илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары»ның пленар утырышыннан соң, Болгар Ислам академиясенең Казан вәкиллеге бинасында истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада баш мөфти, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин, Татарстан премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар булды

  • «Мәрҗания» мәдрәсәсе архитектор П.И. Романов проекты буенча 1881 елда төзелгән. Аңа нигез салучы һәм җитәкләүче - күренекле татар галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.

Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

news_right_1
news_right_2
news_bot