news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең җәйге мәктәп укучылары тудырылган шартлардан канәгать калган

"Монда чит илгә караганда уку өчен шартлар яхшырак", - ди Динар Хәйруллин.

Болгар ислам академиясенең җәйге мәктәп укучылары тудырылган шартлардан канәгать калган
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Болгар ислам академиясе каршында эшләүче җәйге мәктәпнең 2 нче сменасы эшли башлады. Мәктәптә укучылар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россиядәге бердән-бер ислам академиясе турында фикерләрен җиткерде.

Россия ислам институтының 1 курс магистратурасында укучы Динар Хәйруллин Болгар ислам академиясе каршында узган җәйге мәктәпкә гарәп телен камилләштерергә килүен әйтте.

"Россия ислам институтында укыгач, мине монда 10 көнлек курсларга чакырдылар. Хәзерге вакытта 1 курс магистратурада белем алам, икенче курска күчәм. Икенче курста гарәп теле кирәк булганга, монда гарәп телен тагын да камилләштерергә килдем", - диде ул.

Динар дөнья икътисадын өйрәнгән, быелдан ислам икътисадын үзләштерергә тели.

"Әле кичә генә Болгар ислам академиясендә икътисад бүлеге ачылганын белдем. Мин үзем дөнья икътисады белгечлеген үзләштердем, шуңа күрә магистратурага монда керү теләге барлыкка килде. Иншалла, монда ислам икътисадын өйрәнергә өметләнәм.

Минемчә, Болгарда бик яхшы шартлар тудырылган. Монда уку чит илдә укуга караганда да әйбәтрәк. Минем дуслар да чит илдә укыдылар, яшәделәр. Шартлар буенча да монда яхшырак дип уйлыйм. Бераз вакыт узгач, бәлки, укытучылар составы да көчле булачак, студентлар да матур гына укыячак", - диде Динар Хәйруллин.

Болгар ислам академиясенең җәйге мәктбенә чит төбәкләрдән килүчеләр дә шактый иде. Шуларның берсе Ингушетиядән килгән Магомед-Бәшир Ахкильгов.

"Мин монда әле танышыр өчен генә киләм. Бәлки, икенче елга гаризаларны монда бирермен. Хәзерге вакытта бакалаврның соңгы курсында укыйм. Россиядә мондый академия барлыкка килү яхшы күренеш. Академия Казанга якынрак урнашкан булса тагын да яхшырак булган булыр иде", - диде студент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100