news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең терәк конструкцияләре төзелеше 90 процентка башкарылган

Төзелеш тәмамлангач, ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") Болгарда ислам академиясе бинасы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә бинаның терәк конструкцияләрен торгызу эшләре 90 процентка башкарылган. Эчке якта түшәмне ясау, ә тышкы якта диварларны җылыту буенча эшләр бара, дип хәбәр итә Татарстанның  Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте.

Ведомство белгечләре төзелеш-монтажлау эшләренең һәм төзелеш материалларының сыйфатын документацияләр таләпләренә җавап бирүен тикшергән. Тикшерү барышында вак җитешсезлекләр генә ачыкланган, төзүчеләр аларны тиз арада юк итәргә алынган.

Мәгълүм булганча, объектны төзү белән “Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100