news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең беренче бинасы 2017 елда ачылачак – Равил Гайнетдин

Ел дәвамында башка биналарын да төзеп бетерү планлаштырыла.

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясенең беренче бинасы киләсе елга ачыла, дип белдерде «Россия-24» телеканалындагы интервьюсында Россия мөфтиләр берлеге рәисе, РФ мөселманнарының диния нәзарәте шәехе Равил Гайнетдин.

Академия РФ Мөселманнары диния нәзарәте, Россия һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Үзәк идарәсе тарафыннан оештырыла. Аны ачуның төп максаты - үз җиребездә ислам дини мәктәбен булдыру. Болгар академиясендә дин галимнәре эшләячәк, фән-мәгариф үзәге булачак. Татар һәм динара мөнәсәбәтләр диалогы булдыру үзәген төзү, бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру күздә тотыла.

«Болгар ислам академиясенең беренче бинасы киләсе елга ачылыр дип өметләнәбез. Аннан ел дәвамында башка биналарын да төзеп бетерүне планлаштырабыз», – диде Гайнетдин.

Ул ислам академиясе «үсәчәк» дип белдерде. Аның сүзләренчә, РФ МДН «ислам белемен бирүгә бик зур әһәмият бирә».

Комплексның база элементлары булып, Болгар дин галимнәре берлеге, фән-мәгариф үзәге, ислам китапханәсе, эксперт советы һәм башка әһәмиятле тармаклар торачак. Академиядә укыту өчен дөньякүләм дин белгечләре һәм әйдәп баручы галимнәр чакыру күздә тотыла. Югары дини мәгариф оешмасы булдыру идеясен РФ Президенты хуплаган.

Исегезгә төшерәбез: академиягә беренче таш салу тантанасы 21 майда Татарстан җитәкчелеге , Милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россиядәге традицион дин вәкилләре катнашында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100