Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшыру тантанасы узды
Бүген Болгар ислам академиясендә җиденче чыгарылыш магистрларга дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Быел ислам фәннәре магистры дәрәҗәсен 23 чыгарылыш шәкерте алды, шуларның унысы бик яхшы билгеләренә тәмамлады, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Болгар ислам академиясе магистрларына дипломнар тапшыру тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Академияне Гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов, Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Академиянең йомгаклау аттестациясе комиссиясе рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Спас муниципаль районы башлыгы Роман Исланов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Чыгарылыш шәкертләрен тәбрикләп, Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов аларның укуларны ил өчен әһәмиятле чорда – Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында һәм Татарстан Рәисе тарафыннан республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында тәмамлауларын ассызыклады. Югары уку йорты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге төп дәүләт идеяләре илебез дин гыйлеме традицияләре һәм алдынгы фән берләшкән Академия миссиясе белән турыдан-туры чагылыш таба.
«Дипломнар тапшыру – сезнең укуыгызның тәмамлануы гына түгел, бу сезнең җаваплы һөнәри, фәнни һәм рухи юлыгызның рәсми башы. Хәзерге Россиядә дин галиме булу – зур җаваплылык һәм рухи һәм мәгърифәтчелек үрнәгенең үзенчәлекле төре. Нәкъ менә сезгә дин кардәшләргә дөрес юнәлешләр бирергә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга, деструктив идеологияләргә каршы торырга һәм бөек илебездә динара һәм милләтара тынычлыкны ныгытырга кирәк булачак. Сез – мөселман җәмәгатьчелегенең интеллектуаль авангарды, аңа безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген саклау миссиясе йөкләнгән», – диде ректор.
Мөфти Камил хәзрәт исеменнән Болгар ислам академиясенең чыгарылыш шәкертләрен мөфтинең беренче урынбасары, Академияне Гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде һәм «безнең асыл кыйммәтләребезне саклау һәм тапшыру өчен сезнең җилкәгездә зур җаваплылык ята» дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук шундый киңкырлы белем бирү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен белдерде.
«Татарстан мөселманнарына, һичшиксез, динебезнең чәчәк атуына шатланырга кирәк. Безнең тәкъва һәм көчле җитәкчеләребез, Рәисебез, мөфтиебез бар. Камил хәзрәт – тирән белемле, ул Россия мөфтиләре арасында бердәнбер Курра-хафиз, 10 кыйраәт белгече; фән докторы, Болгар ислам академиясен тәмамлаган шәхес. Республикада башка зур галимнәр, ислам дине белгечләре дә бар. Алар арасында да – Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар. Россиядәге башка бер генә төбәктә дә Татарстандагы кебек ислам галимнәре юк. Коръән фәннәрендә, илебезнең дини мирасында, ислам финансларында, гаилә хокукында, хәләл буенча татар галимнәренә тиңнәр юк. Без моның кадерен белергә һәм Татарстанда ислам мәгарифен куәтләүче җитәкчеләребезгә, галимнәргә, иганәчеләребезгә рәхмәтле булырга тиеш. Һәм шул чакта, ин шә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә безне, вәгъдә иткәнчә, тагын да зуррак мөмкинлекләр белән бүләкләячәк. Ә аның нигезе – сездә, хөрмәтле чыгарылыш шәкертләре», – диде.
Илфар хәзрәт барлык шәкертләрне дә уку елы тәмамлану белән тәбрикләде һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска өндәде.
Укуны тәмамлаучылар исә, Академиядә узган еллар рухи һәм интеллектуаль үсеш чоры булды, дип билгеләп үтте һәм алар киләчәк хезмәт дәверендә Болгар ислам академиясе магистры исемен лаеклы рәвештә йөртергә вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз