Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларына диплом тапшыру тантанасы узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, 4 июньдә, Болгар ислам академиясендә (БИА) ислам фәннәре магистрларына диплом тапшыру тантанасы узды. Магистрлар «Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү» юнәлешенең «Ислам фәннәре» профиле буенча әзерләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар Ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, ТР Рәисе Аппаратындагы Эчке сәясәт департаментының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам мәгарифе буенча совет директоры, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Уфадагы Россия ислам университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Руслан Саяхов, РФ Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Рушан хәзрәт Аббясов, ТР Спасс районының башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һ.б. бар иде.
Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов белгечләрне Академияне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм БИАның профессор-укытучылар коллективына эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан мөфтие, Ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин диплом алучыларны белемнәренә таянып эш итәргә өндәде һәм Академиянең эшчәнлегенең әхле сөннәт хакыйкатен яклаучы галимнәр барлыкка килүгә ярдәм итүен ассызыклады.
Болгар ислам академиясе мөгаллимнәре дә магистрларга изге теләкләр һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Бөтен чыгышлардан соң Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов 17 магистрга дипломнар тапшырды, диелә хәбәрдә.

Фото: © Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз