news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясендә: Белем бушлай бирелә, стипендия дә түләнә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Болгар ислам академиясенең фәнни-мәгариф һәм халыкара эшчәнлеге: казанышлар һәм перспективалар» темасына матбугат очрашуы үткәрелде.

Болгар ислам академиясендә: Белем бушлай бирелә, стипендия дә түләнә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Академия ректоры: «Безгә укырга керүчеләр – мәктәп тәмамлаучылар түгел, ә имамнар»

Очрашу академиянең халыкара эшчәнлектәге казанышлары белән таныштырудан башланып китте. Тулырак бу хактагы сорауларга Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов җавап бирде.

«Әлеге көндә академиядә 120 шәкерт белем ала. Магистратурада – 66, докторантурада – 34 һәм теология юнәлешендә 20 кеше укый. Ислам академиясе ачылганнан бирле барлыгы 116 магистр, 25 ислам фәннәре докторы һәм 30 теология магистры әзерләп чыгарылган. Шәкертләребезнең кайсы яклардан булуына күз салсак, елдан-ел чит төбәкләрдән һәм башка илләрдән килүчеләр саны артуын күзәтәбез. Узган ел абитуриентлар 23 төбәктән килде, иң күбе – Идел буе төбәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре вәкилләре. Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстаннан килгән дин кардәшләребез шактый. Безгә укырга керүчеләр – мәктәп тәмамлаучылар түгел, ә имамнар», – дип белдерде ул журналистлар белән аралашканда.

Ректор билгеләвенчә, уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсендә кыенлыклар юк. Биредә югары дини белем алучылар – төрле дәрәҗәле дини оешмаларда хезмәт куючылар.

«Әлеге вакытта Болгар ислам академиясенең бик күп дини оешмалар белән килешүе бар. Аларның 24е – халыкара дәрәҗәдә. Былтыр безнең өчен зур вакыйга булды: Казан кирмәнендә Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Мисырдагы 1200 еллык тарихы булган институт белән меморандум төзелде. Аннары академиябездә гарәп иленнән килгән алты коллегабыз даими нигездә яши һәм эшли. Алар исә Сирия, Мисыр һәм Һиндстан кебек илләрдән. Ә магистратура һәм аспирантурада укучыларыбыз күптән түгел Каһирәдә, белем күтәрү стажировкасында булып кайттылар», – дип аңлатты ул халыкара күләмдәге эш турында.

Матбугат очрашуы барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның туры элемтә конференциясе вакытында Татарстандагы диннәрара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләве искәртелде. Бу җәһәттән Болгар академиясе үрнәк итеп китерелде.

«Ватанга тугрылыкларын эш белән исбат итәләр»

Фәрхәт Хөснетдинов әйтүенчә, әлеге югары уку йорты вәкилләре махсус хәрби операциядәге ватандашларга теләктәшлек күрсәтә, гуманитар йөкләр белән ярдәм итә.

«Безнекеләр Ватанга тугрылыкларын эш белән исбат итәләр. Болгар ислам академиясе вәкилләре даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына бара. Андагы солдатларга һәм офицерларга гына түгел, ә җирле халыкка да гуманитар йөкләр илтеп ярдәм күрсәтәләр. Бигрәк тә аларның рухи бурычларын әйтеп китәр идем. Күп кенә кардәшләребез хәрби имамнар булып хезмәт куя. Хәзрәтләребез рухи яктан яу кырындагы егетләребезгә терәк, иң катлаулы ситуацияләрдә дә аларга дөрес юл күрсәтәләр. Академиябезне тәмамлаучыларның Россиянең яңа төбәкләрендә җаваплы вазифаларда эшләве бездә аерым горурлык хисе уята», – диде ректор.

Ул билгеләп үткәнчә, дин әһелләре яу кырында һәм яңа төбәкләрдә традицион ислам кыйммәтләрен таратуга, халыкка дини хезмәт күрсәтүгә зур өлеш кертәләр. Моңа мисал итеп ул академиядә укыган Абдулла Аджимоллаевны китерде. Абдулла хәзрәт Луганск Халык Республикасы мөфтие урынбасары һәм Луганск шәһәрендәге үзәк мәчет имамы итеп билгеләнгән.

«Болгар ислам академиясе коллективы һәм шәхсән үзем быел да бу юнәлештәге гамәлләрне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады сүзен ул.

«Шәкертләрнең дини гыйлемнәре көчле булуын, әмма фәнни өлкәдә белемнәре җитеп бетмәвен сизәбез»

Академиянең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов уку йортының уңышлары һәм яңалыклары белән таныштырып үтте.

«Ислам мәгарифе советы югары уку йортлары арасында мониторинг уздыра. Һәм академия чираттагы тапкыр алдынгы булып танылды. Бүгенге көндә илдә барлыгы 12 югары дини уку йорты бар. Безнең өчен бу җиңүләр – горурлык! Ә белем күтәрү курсларына килгәндә, бөтен имамнар һәм хәзрәтләр дә безгә укырга килә алмый. Абитуриентларга таләпләребез катгый. Даими рәвештә, курсларыбызны яңартып торабыз. Быел ике яңа курс ачыла», – дип сөйләде ул.

Ул абитурентлар арасында да танылган шәхесләр булуын билгеләп үтте. Быел академиягә белем алырга Красноярск, Пенза һәм Мордовия мөфтиләре килгән, Саратов өлкәсе мөфтие укуын тәмамлаган.

«Болгар ислам академиясе – безнең заманның әйтеп бетергесез олы проекты булып тора. Ул Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең ярдәмнәрен тоеп эшли. Академиянең зур казанышлары бар. Ләкин фәнни яктан проблемалар да җитәрлек. Укырга килгән шәкертләребезнең еш кына дини гыйлемнәре көчле булуын, әмма фәнни өлкәдә белемнәре җитеп бетмәвен сизәбез. Бу уңайдан Диния нәзарәтләре, ислам университеты белән берлектә эш итәбез. Аңлыйбыз, бакалавр белеменә ия булуга ук кеше яхшы итеп гарәп һәм инглиз телләрен белергә тиеш. Магистрлык һәм фән докторы дәрәҗәләре – фәнни эшчәнлекне күзаллый бит», – диде фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифаларын башкаручы Айнур Солтанов.

«Татар студентлары бик тырыш һәм укуларын тәмамлагач та, зур уңышка ирешәләр»

Очрашуда мөгаллим, дини-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Әхмәд Шәех Мостафа чыгыш ясады.

«Мин 26 ел буена укытучы булып эшлим һәм чит илләрдә – Катар һәм Гарәп Әмирлекләрендә 16 ел хезмәт куйдым. Барлыгы 18 китап авторымын. Көнчыгыш һәм Көнбатыштагы илләрдә озак вакытлы эш сәфәрләрендә булырга туры килде. Болгар ислам академиясе үз эшен башлаганнан бирле монда укытам, Татарстан Рәисе чакырган иде. Әйтергә кирәк, татар студентлары бик тырышлар һәм укуларын тәмамлагач та зур уңышларга ирешәләр. Ә академия – дини белем бирү өлкәсендә алдынгы югары уку йорты икәнлеген елдан-ел дәлилли. Үзем дә, гаиләм дә Татарстан җиренә, климатка да өйрәндек. Безгә кышкы зәмһәрир салкыннар бик гаҗәп тоела», – диде ул.

  • Болгар ислам академиясендә белем алырга теләүчеләрне имтиханнар белән, юлламалар нигезендә генә кабул итәләр. Укыту процессы бушлай бара. Яшәү бүлмәсе һәм көненә 3 мәртәбә хәләл кайнар ризык белән тукландыру каралган. Фикх дәресләре ике мәзхәбтә укытуга көйләнгән. Аннан соң укуларына карап шәкертләргә 10, 8 һәм 2 мең күләмендә стипендияләр түләнә һәм һәр ел махсус формалар тектерелә.

«Соңгы елларда безгә укырга керергә теләүчеләр арасыннан татарстанлылар да артты. Мәсәлән, барлык студентларыбызның 54 проценты – татарлар. Аннары Башкортстан, Пенза, Мордовия өлкәләреннән дә укырга киләләр. Чит илләрдән студентлар ул кадәр күп дип әйтеп булмый», – дип тә өстәде Фәрхәт Хөснетдинов.

Төрле төбәкләрдән килгән студентлар арасында фикер һәм караш үзенчәлекләре Кавказ белән Үзәк Россиядән булган халыкларда гына сизелүен дә әйтеп үттеләр. «Кавказ якларыннан килүче шәкертләр, гадәттә ислам дине тәгълиматларын, гарәп теле фәнен, суфыйчылык традицияләрен ныклап беләләр. Чөнки алар шул мохиттә тәрбияләнгән, яшәгән. Ә үзебезнең төбәкләрдән килгәннәр – дөньяви карашлырак. Ләкин бу бернинди каршылыкларга да китерми, студентларыбыз дустанә мөнәсәбәттә бер-берсе белән аралашып яшиләр», – ди Айнур Солтанов.

  • Быел Болгар ислам академиясенең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен дә булдырырга ниятлиләр.
Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot