news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә узган беренче җәйге мәктәп буенча нәтиҗәләр ясалды

"34 укучыдан 19 ын гына Болгар ислам академиясендә укуын дәвам итәргә калдырырга киңәш итәр идем", - диде Шейх Абдурразак Ас-Саади.

Болгар ислам академиясендә узган беренче җәйге мәктәп буенча нәтиҗәләр ясалды
Салават Камалетдинов

(Болгар, 17 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Болгар ислам академиясендә беренче җәйге уку лагерына нәтиҗәләр ясалды. Алар буенча җәйге мәктәпне тәмамлаган укучыларның бары тик яртысы гына Болгар ислам академиясендә укуны дәвам итәргә сәләтле. Бу хакта Болгар ислам академиясе профессоры Шейх Абдурразак Ас-Саади әйтте.

"Җәйге укуның беренче төркемендә 40 укучы иде. Укуларның 10 нчы көнендә без имтихан үткәрдек. Кызганыч, 40 укучыдан бары тик 34е генә имтиханда катнашты. Без аларны 5 баллык билге белән бәяләдек." 5" ле билгесен 11 укучы алды, "4" лене 8 укучы, "3" лене 13 укучы һәм 2 укучы "2"ле билгесен алды. Мин Болгар ислам академиясенә алырга "5"ле һәм "4"ле билгеләрен алучыларны тәкъдим итәр идем", - диде ул.

Җәйге лагерьның максаты - Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Лагерь күпмедер дәрәҗәдә әзерлек курслары функциясен үти, ул тәмамлангач, шәкертләр кабат имтихан бирәчәкләр. Шул имтихан нәтиҗәсенә карап, имтихан бирүчеләрне академиягә кабул итәчәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100