news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә

Быел академиягә 40 студент кабул итәләр.

Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә
Салават Камалетдинов

(Болгар, 10 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү белгече Әмир Белялов әйтте.

«Академиянең җәйге мәктәбендә хәзерге көндә 70 кеше белем ала. Тиздән абитуриентлар имтиханнар тапшыра башлаячак. Имтихан тапшырырга тагын 20-30 кешенең килүен көтәбез. Быел Болгар ислам академиясенә 40 студент кабул ителәчәк. Санап чыгарсаң, бер урынга өч кеше туры килә дигән сүз», - дип сөйләде Әмир Белялов.

  • Болгар ислам академиясенең абитуриентлар өчен җәйге мәктәбе 6-14 август көннәрендә эшли. Анда абитуриентлар гарәп теле, ислам хокуклары, ислам дине нигезләре, изге Коръән буенча белемнәрен арттыра һәм укырга керү имтиханнарына әзерләнә. Дәресләрне шәех Абдурразак Ас-Саади, шәех Исмаил Болбол, шәех Люай Аль-Хәлили һәм академиянең башка укытучылары уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100