news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә укырга теләүче шәкерт: "Биредә кеше - җаны белән дә ял итә"

Бүген Болгар ислам академиясендә беренче җәйге лагерь эшли башлады.

Болгар ислам академиясендә укырга теләүче шәкерт: "Биредә кеше - җаны белән дә ял итә"
Ильнар Тухбатов

(Болгар, 4 июль, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүче шәкерт Руслан Фәрхетдинов ислам академиясенең Болгарда булуы урынлы, дип уйлый. Бу хакта ул "Татар- информ" хәбәрчесенә сөйләде.

Болгар ислам академиясендә беренче җәйге лагерь башланды, аның максаты - Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Кичә лагерьда катнашучы шәкертләр имтихан бирделәр, ә бүген лагерьның беренче көне. Ачылышта чыгыш ясаган Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков, лагерь тәмамлангач, шәкертләрнең алган гыйлемнәрен тикшерү өчен, кабат имтихан бирәчәге турында хәбәр итте.

Руслан моңарчы Согуд Гарәбстанында, Сирия һәм Төркиядә белем алган. Ул биредә бик яхшы шартлар булуын, бөтен нәрсә исәпкә алынуын әйтте.

Җәйге лагерьда катнашучы 43 шәкерт кичә имтиханнар тапшырды.

"Ислам фәннәре буенча бик күп төрле сораулар: гакыйдә фәненнән башлап, фикһ, хәдис, гарәп теле һәм башка темалар булды. Барлыгы 70 тән артык сорау иде, һәм бер сәгать вакыт бирелде", - дип сөйләде Руслан "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Лагерь барышында үзләрен лаеклы күрсәткән шәкертләр турыдан-туры Болгар ислам академиясенә укырга кабул ителәчәк", - дип, оештыручылар сүзен җиткерде ул.

Аның фикеренчә, лагерьда катнашучылар бөтенесе дә Болгар ислам академиясенә керә алмаячак: "Белем дәрәҗәләре бөтенесенең дә төрлечә. Гарәп телен әйбәт белү төп шарт булып тора. Лагерьда катнашучылар барысы да Болгар ислам академиясенә укырга керә алмас, дип уйлыйм мин. Кемнең гарәп теле зәгыйфьрәк, аларга кыенрак була. Андыйларны, гомумән, укырга алмаска да мөмкиннәр", - дип сөйләде ул.

Ислам академиясенең Болгарда булуы бик акыллы фикер,  дип саный Руслан. "Болгардан бик күп галимнәр чыккан һәм бу нигезгә таянып, ислам академиясен булдырдылар. Биредәге һава һәм табигать кешегә бик уңай тәэсир итә. Бу академиянең Болгарда булуы шунысы белән дә әйбәт: бирегә килгәч, кеше җаны-тәне белән ял итә. Ислам академиясе тиешле урында дип уйлыйм. Аның Болгарда булуы миңа бик ошый", - ди ул.

Әлеге вакытта Руслан, белем алуыннан тыш, Болгарда белем бирүче шәех Габдерраззак Әс-Сәгъдинең тәрҗемәчесе булып тора. Ул гарәпчәдән - русчага, һәм киресенчә - русчадан гарәпчәгә тәрҗемә итә.

Русланның Болгар ислам академиясенә керергә теләве дә шәех Габдерраззак Әс-Сәгъди белән бәйле. "Мине Болгар ислам академиясенә биредә шәех Габдерраззак Әс-Сәгъди булуы җәлеп итте. Мин - аның укучысы, миңа аңардан мирас хокукы буенча дәресләр алу бәхете насыйп булды. Узган елны без ул дәресләрне башлаган идек, әле дәресләр тәмамланмады. Мин шәехнең биредә дә дәресләр бирәчәгенә хәбәрдар булдым. Аңардан дәресләр алуымны дәвам итәр өчен, мин академиягә килдем. Шәех Габдерраззак Әс-Сәгъди укытачак һәм җитәкләп барачак бүлеккә укырга керергә телим", - дип, укырга килүенең сәбәбе белән уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100