news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә уку-укыту мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр

30 июньдә, Болгарда "Хәзерге ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Болгар ислам академиясендә уку-укыту мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 30 июнь көнне Болгарда "Хәзерге ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова хәбәр итә.

Очрашуны  Татарстан Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Ислам мәгарифе советы оештыра. Кунаклар арасында Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ хөкүмәтенең мәдәният департаментының киңәшчесе Алексей Зенько, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты инспекторы Илья Рябков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б.

Чарада шулай ук Россиядәге югары һәм урта мөселман уку йортлары җитәкчеләренең катнашуы көтелә. Кунакларны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Болгар ислам академиясендә уку-укытуны оештыруга багышланган төп доклад белән ТР Президенты ярдәмчесе, вакытлыча Болгар ислам академиясенең ректор вазифасын башкаручы Камил Исхаков чыгыш ясаячак.

Конференция Болгар ислам академиясе бинасында, 30 июньдә 10.00 сәгатьтә башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100