news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә Палестина галиме бакалаврларның белем дәрәҗәсенә бәя бирде

Мөгаллим академиядә 4 дисциплина буенча укытачак.

(Болгар, 28 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясе бакалаврларының белем дәрәҗәсе бик югары дип әйтеп булмый. Шулай да, күпчелеге – якынча 65-70 процентының, белем дәрәҗәсен яхшы дип бәяләрлек. Мисырның Әл-Әзһәр университетыннан ислам фәннәре һәм гарәп филологиясе буенча доктор Исмаил Болбол бүген Болгар ислам академиясендә журналистларга шулай дип белдерде.

"Без, укытучыларның, бурычы – аларга белем ягыннан күтәрелергә булышуда. Аларның белеме төрле яклап күтәрелүенә ирешергә тиешбез. Үз эшебездә ихлас булуыбыз мөһим", – дип белдерде чит ил мөгаллиме.

"Мин доктор дәрәҗәсенә ирешкән галим. 34 ел укытуны алып барам, шуңа күрә минем укыту юнәлеше исламның барлык маддәләренә кагыла. Нинди генә фәннәр булмасын, алар буенча укытам. Шушы академиядә дә 4 дисциплина буенча дәресләр бирәчәкмен. Беренчедән, Усуль-әл Фикх маддәсе. Икенчедән, фикх. Алар бер-берсеннән аерыла. Шулай ук, хәдис терминологиясе, Коръәннең нечкәлекләре. Киләчәктә башка фәннәрне дә укытачакмын, чөнки мин үзебездә дә ислам фәннәре буенча рәис идем. Палестина җирлегендә Әл-әзһәр филиалында мөдир булдым", – ди Исмаил Болбол.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100