news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә ничә кеше укыячагын алдан төгәл әйтеп булмый - Камил Исхаков

Хәзерге вакытка 63 кеше Болгар ислам академиясендә укырга теләк белдергән.

(Болгар, 18 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Болгар ислам академиясендә күпме кеше укыячагын төгәл әйтеп булмый. Бу хакта җәйге лагерьның икенче сменасы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта 63 кеше Болгар ислам академиясендә укырга теләк белдерде. Бу - җәйге мәктәп тәмамлаган укучылар түгел, әмма аларның 27 се генә бүгенге көндә бакалавр дипломына ия. Калганнарын без академиягә ала алмыйбыз. Саннар белән уйнарга яратмыйм, миңа кадәр төгәл студент санын әйтүче булса да, мин ул кеше белән бу мәсьәләгә сөйләшмәдем", - диде ул.

Болгар ислам академиясе 3 курска 110 студентны кабул итә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100