news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелә

"Рәхмәтләр арасында иң олы, иң зур рәхмәт – ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең килүе. Без шуңа шатланабыз", – ди мөфти.

(Болгар, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Болгар шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасы уза. Быел беренче тапкыр Мәүлид Болгар ислам академиясендә үтә. Моңа кадәр бәйрәм Ак мәчеттә билгеләп үтелә иде. Әлеге чарада өч йөздән артык кеше катнаша.

Иң беренче итеп, килгән кунакларга Болгар ислам академиясе буенча экскурсия үткәрделәр, укыту процессы белән таныштырдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид бәйрәменең әһәмиятен билгеләп үтте.

"Аллаһы Тәгалә үзе куша. Аларга әйт, Мөхәммәд: Аллаһ сезгә бер рәхмәт, бер фазыйләт җибәргән булса, шуңар миннән шатлансыннар. Ягъни раббыбыз безгә рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиеш булачакбыз. Рәхмәтләр арасында иң олы, иң зур рәхмәт – ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең килүе. Без шуңа шатланабыз", – ди мөфти.

Белешмә өчен: бүген Рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төндә Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне җитә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 571 елда Мәккә шәһәрендә туа. Атасы Габдулла, Пәйгамбәр (с.г.в) тумастан ике ай әүвәл вафат булса, анасы Әминә Пәйгамбәргә (с.г.в.) алты яшьлек вакытта вафат була. Сигез яшенә кадәр бабасы Габделмотталиб, 25 яшенә кадәр абзыйсы Әбү Талиб карамагында яши. 25 яшенә җиткәч Хәдичәгә өйләнә. Бу никахтан ике ул һәм дүрт кыз, барлыгы алты балалары туа. 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм бу шәрәфле вазифаны 23 ел дәвамында үтәп килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) 63 яшендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100