news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә мәгариф мәсьәләләрен хәл итәчәкләр

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумында дини белем бирү турында фикер алышачаклар.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). 5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачыла. Быел ул Россия ислам институтының 20 еллыгына багышлана. Җыен ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булачак һәм ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Фәнни-гамәли чара өйләдән соң лекторлар чыгышлары белән дәвам иттереләчәк.

Фән һәм мәгариф белгечләренең “Мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру: проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Мәчет каршындагы курсларда татар телен укытуның мөһимлеге һәм нәтиҗәләре”, “Мәчет каршындагы курсларда ислам фәннәрен укыту методикасы”, “Мәхәлләләрдә дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү” кебек темаларга чыгыш ясавы күздә тотыла.

Форумның икенче көне урта һәм югары дини уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары катнашында Россия ислам институтында узачак. Анда республика һәм мөфтият җитәкчелеге, чит ил кунаклары катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм тантанасында зур хөрмәткә лаек шәхесләрне бүләкләү, мактау сүзләрен җиткерү көтелә.

Искәртеп үтәргә кирәк: мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2011 елдан бирле уздырыла. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100