news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе башланды

Магистратурага һәм докторантурага укырга керү өчен бакалавры дипломы булу, шулай ук гарәп телен һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе «Дини оешмалар өчен дин әһелләре һәм хезмәткәрләр әзерләү» юнәлеше буенча магистратурага һәм докторантурага укырга керү өчен абитуриентлар кабул итә. Магистратурага керү өчен дөньяви яки дини югары уку йорты (Россия яки чит ил) бакалавры дипломы, шулай ук гарәп телен һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри. Уку вакыты — өч ел. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Докторантурага укырга керү өчен югары белем алу хакында дөньяви яки дини (Россия яки чит ил) вузы магистры дипломына ия булу, шулай ук керү имтиханнарында алга таба язылачак докторлык диссертациясе темасына гарәп телендә реферат язарга кирәк. Уку вакыты — ике ел.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Гоголь ур., 3 а. Кирәкле документлар исемлеге:

  • үзәкләштерелгән дини оешмадан тәкъдим итү хаты;
  • билгеләнгән үрнәктәге гариза;
  • анкета;
  • белем алу турында документ (күчермә);
  • паспорт (күчермә);
  • 3×4 6 фотография;
  • 086/у медицина белешмәсе.

Россиядәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, академия сайтында «Личный кабинет абитуриента» онлайн сервисы эшли, анда укырга керүче, өйдән чыкмыйча гына, барлык кирәкле документларны кабул итү комиссиясенә тапшыра ала. Әлеге сервисны bolgar.academy адресы буенча «Приемная кампания» бүлегендә табарга мөмкин. Алга таба абитуриентның шәхси кабинетына күчәргә кирәк.

Академия — югары белем бирү оешмасы. Биредә ислам белгечләре — магистрлар һәм докторлар әзерлиләр. Уку тулысынча түләүсез, ул рус һәм гарәп телләрендә алып барыла. Студентлар һәм мөгаллимнәр заманча кампусның уңайлы бер урынлы номерларында бушлай яшиләр, дүрт тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия эмблемасы төшерелгән югары сыйфатлы көндәлек һәм парад киеме алалар.

2019 елны Академиядә докторантура белем бирү программасы буенча ике еллык курстан соң Россиядә беренче тапкыр докторлык диссертацияләрен яклау узды. 6 чыгарылыш укучысы, фәнни хезмәтләрен уңышлы яклап, ислам фәннәре докторы исемен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100