news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендәге беренче конференция белем бирүгә багышланды

Бу минутларда академиядә Россиядә ислам дине буенча белем бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр карала.

Болгар ислам академиясендәге беренче конференция белем бирүгә багышланды
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Болгар ислам академиясендә "Заманча ислам белем бирүнең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гаммәви конференция бара. Ул Коръән сурәләрен уку белән башланды.

"Расуллулах безнең арада, Аның тавышы "Ак мәчеттә". Ə белемнәре исә, бөтен Россия, Ходай кушса, дөнья буйлап та, әлеге изге урыннан таралыр", – диде бүген Болгар ислам академиясендә уздырылган тәүге фәнни-гамәли конференциядә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. "Кеше үзе белгәннәргә нигезләнеп эшләсә, Аллаһ безне варислар итеп, безгә мирас, моңа кадәр уебызга да кереп карамаган белемнәр бирәчәк. Шуңа да безгә булган белемнәрне сакларга кирәк. Шул чагында академиядән белемле әһелләр чыгачак", – диде мөфти.

Россия Федерациясе Президенты Хакимияте эчке эшләр идарәсенең дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, илдә ислам дине буенча белем бирү системасын булдыру йөкләмәсен Россия Президенты Владимир Путин биргән иде.

"Минтимер Шәймиев ярдәме белән, бүген Болгар ислам академиясе үсеше өчен дә ныклы нигез булдырылды. Əгәр академия бинасына яхшылабрак күз салсак, аңарда Сәмәркандның данлыклы мәдрәсәсе чалымнарын күрергә мөмкин. Бүген Болгар ислам академиясе гореф-гадәтләрне дә чагылдыра, киләчәккә дә йөз тота. Анда иң заманча җиһазлар урнаштырылачак. Вакыт узу белән, академия иң алдынгы карашлы булачак, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Билгеле инде, алдынгы илкүләм белем бирү учреждениеләре белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Иң беренче чиратта, Россиядәге аңлы традицион ислам кагыйдәләренә нигезләнеп белем бирә торган уку йортлары белән эшләү мөһим", – диде Алмаз Фәйзуллин. Аның фикеренчә, беренче чиратта, Мисыр, Иордания, Марокко югары уку йортлары белән эшләү нәтиҗәле булачак. Ул шулай ук Төньяк Кавказ мөфтиятләренең, аерым алганда, Дагыстан мөфтиятенең Болгар ислам академиясе белән аеруча кызыксынуын билгеләп үтте.

"Билгеле инде, белем бирү агымга куелган булырга тиеш түгел. Бу югары сыйфатлы, "бертекләп әзерләнә" торган, шул ук вакытта, ислам белем бирү системасында эшләрлек белгечләр булырга тиеш", –дигән фикердә Россия Федерациясе Президенты Хакимияте эчке эшләр идарәсенең дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары.

Россия Федерациясе Хакимиятенең Мәдәният департаменты киңәшчесе Алексей Зенько билгеләп үткәнчә, Россия Президенты фәрманы нигезендә, илдә квалификацияле дин белгечләрен әзерләү буенча эш алып барыла. "Төп максат – Россиядә ислам буенча дини белем бирү мәктәбен торгызу һәм сыйфатлы дини белем бирү. Бездә бу система формалаша башлады, дип ныклап әйтә алабыз. Болгар ислам академиясе дә ул системада лаеклы урын алыр, дип ышанам", – диде Алексей Зенько.

Спас районы башлыгы Камил Ногаев әлеге академиянең Болгар җирләрендә төзелүен зур дәрәҗә дип атады һәм конференция эшенә уңышлар теләде.

Мәгълүм булганча, Болгар ислам академиясе беренче тапкыр мөселман һәм фәнни җәмәгатьчелекнең, федераль һәм төбәк хакимияте органнарының Россиядә ислам дине буенча белем бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышу мәйданына әвереләчәк. Конференция кысаларында Болгар ислам академиясе һәм Россия мәгариф учрежениеләре арасында хезмәттәшлек, "Дини оешмаларга дин әһелләрен һәм дини персонал әзерләү" юнәлеше буенча югары дини белем бирү стандартларын әзерләү, Ислам белем бирү советы һәм чит ил оешмалары белән хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100