Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар ислам академиясендә дөньяви юнәлештә магистрлык программасы ачылган
Программа дини юнәлештә укучы студентлар өчен төзелгән, студентларга дини һәм дөньяви үрнәктәге диплом биреләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгар ислам академиясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов уку йортында дини булмаган юнәлештә беренче магистрлык программасы ачылуын әйтте.
«Былтыр теология буенча яңа магистрлык программасына аккредитациягә гариза бирдек, аны уңышлы уздык, таныклык алуны көтәбез. Безнең төп эшчәнлек юнәлеше — дини, шуның белән бергә дөньяви юнәлештәге беренче укыту программасын ачтык. Берничә ел элек теология Югары аттестацион комиссия (ВАК) тарафыннан рәсми фәнни белгечлекләр исемлегенә кертелде. Ул филолгия, тарих кебек юнәлешләр белән бер дәрәҗәдә карала», — дип аңлатты ул.
Аның сүзләренчә, программа дини юнәлештә укучы студентлар өчен төзелгән.

«Студентларга дини һәм дөньяви үрнәктәге диплом биреләчәк. „Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр“ программасы ике ел да алты айга исәпләнгән», — диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Аның фикеренчә, ике төрле үрнәктә диплом алу эш урыны табу мөмкинлекләрен арттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз