news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак

Диссертацияләр башлыча гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән.

Болгар ислам академиясендә беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Болгар ислам академиясендә алты студент, докторантура программасы кысаларында ике еллык укуларын тәмамлап, беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Диссертацияләр башлыча гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән. Фәнни эчтәлеге һәм тематикасы ягыннан диссертация эшләре Россия мөселманнарының дини мирасын өйрәнү һәм аны фәнни әйләнешкә кертү, шулай ук ислам хокукы, дин белеме (гакыйда), Коръән фәннәренең аерым мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган.

Агымдагы елның июнь аенда Академиядә ислам фәннәре кысаларында докторлык диссертацияләрен яклау Советы булдырылды.

Якын киләчәктә Академиядә укытыла торган фән тармакларына бәйле кафедралар булдыру, мөстәкыйль докторантура бүлеге оештыру күз уңында тотыла. Темаларны карап раслау, фәнни җитәкче билгеләү, алга таба әзер хезмәтләрне тикшереп, яклау советына тәкъдим итү кебек эшләр һ.б. гамәлләр әнә шундый махсус кафедраларда оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100