news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясендә Бөтенроссия ислам китапханәсе булдырылачак

Академия ректоры Данияр Абдрахманов уку йортының үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2022 елда Болгар ислам академиясендә Бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру ниятләнә. Бу хакта уку йортының Попечительләр советы утырышында ректор Данияр Абдрахманов сөйләде.

Аның сүзләренчә, китапханәдә кулъязмалар реставрациясе лабораториясе, хезмәтләрне, шул исәптән сирәк китапларны цифрлаштыру лабораториясе, китап саклагыч, сирәк басмаларны саклау үзәге, конференц-зал, мөселман дин белеме, Россия дини мирасы буенча әдәбият фонды белән күргәзмә булыр дип ниятләнә.

«Хәзерге вакытта академиянең китапханә фондында гарәп, рус, татар, башка телләрдә 20 меңнән артык китап, уку әсбаплары исәпләнә. Ислам дисциплиналары буенча әдәбият белән тәэмин ителеш 40 процент, дөньяви фәннәр буенча 80 процент дәрәҗәсендә», — диде.

Ректор, шулай ук, Халыкара фәнни-дин журнал булдыру юнәлешендә эш барганын әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot