news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә бүген исламны өйрәнү перспективалары турында фикер алышачаклар

Халыкара конференциядә 105 белгеч катнаша.

Болгар ислам академиясендә бүген исламны өйрәнү перспективалары турында фикер алышачаклар
Салават Камалетдинов

(Болгар, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Əхмәдиев). Бүген Болгарда халыкара фәнни конференция кысаларында заманча мәгариф системасында ислам динен өйрәнү проблемалары һәм переспективалары турында фикер алышу башланды. Чара Болгар ислам академиясене бинасында уза.

Ислам Академиясе проректоры Алексей Петров сүзләренчә, Конференциягә Франция, Бөекбритания, Германия, Сирия, Мисыр, Иордания, Алжир, Пакистан вәкилләре җыелды. Шулай ук чарада Россиянең Уфа һәм Дагыстан дин белгечләре һәм ислам өйрәнү галимнәре катнаша. Барысы бергә 105 кеше.

Конференциянең бүгенге пленар утырышын Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Ислам академиясе президенты Камил Исхаков сәләмләү сүзе белән ачып җибәрде.

Иртәгә конференциянең фәнни секцияләре эшли башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100