news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенә мәгариф эшчәнлеге өчен лицензия биреләчәк

Бер айдан мөгаллимнәр составы һәм студентларның төгәл исемлеге билгеле булачак.

Болгар ислам академиясенә мәгариф эшчәнлеге өчен лицензия биреләчәк
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Июль аенда Болгар ислам академиясе белем бирү эшчәнлеге өчен лицензия алачак. Бер айдан мөгаллимнәр составы һәм студентларның төгәл исемлеге билгеле булыр, дип көтелә. Бу хакта кичә Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ислам академиясенең матбугат сәркатибе Алмаз Әхмәтҗанов хәбәр итте.

“Лицензияләү процессы бара. Хәзерге вакытта укытучылар сайлап алу дәвам итә. Алар белән әңгәмәләр оештырыла. Мөгаллимнәрнең күпчелеге чит илдән булачак, безнекеләр дә белем бирәчәк. Дини генә түгел, дөньяви уку йортларыннан да киләчәкләр”, - дип белдерде әңгәмәдәш. Аның сүзләренә караганда, укытучылар республика өчен ят идеология тарафдарлары булмасын өчен, аларны катгый рәвештә сайлаячаклар. “ Безгә мәзһәбләрнең яхшы белгечләре кирәк. Әңгәмәләр барышында укытучының кайсы мәзһәб юнәлеше вәкиле булуы ачыклана”, - диде Алмаз Әхмәтҗанов.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, академиядә 30 га якын мөгаллим эшләр, дип көтелә. 10-15 укытучы даими рәвештә белем бирсә, 10-15е, килеп-китеп йөреп, лекцияләр укыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100