news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенә керергә теләүче шәкертләрнең имтихан нәтиҗәләре билгеле булды

“Яхшы хәбәрләр һәм шул ук вакытта күңелсез хәбәрләр дә бар”, - дип нәтиҗә ясады Камил Исхаков.

Болгар ислам академиясенә керергә теләүче шәкертләрнең имтихан нәтиҗәләре билгеле булды
Ильнар Тухбатов

(Болгар, 4 июль, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Болгар ислам академиясе каршында ачылган җәйге лагерьга килгән 43 шәкертнең 25е гарәп теленнән имтиханнарны чагыштырмача яхшы тапшырган. Бу хакта җәйге лагерь ачылышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков хәбәр итте. Ул шәкертләрнең имтихан нәтиҗәләре һәм академиянең максатлары турында сөйләде.

Җәйге лагерьның максаты - Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Лагерь күпмедер дәрәҗәдә әзерлек курслары функциясен үти, ул тәмамлангач, шәкертләр кабат имтихан бирәчәкләр. Шул имтихан нәтиҗәсенә карап, имтихан бирүчеләрне академиягә кабул итәчәкләр.

Кичә 43 шәкерт имтихан биргән, лагерь тәмамлангач, алар кабат имтихан бирәчәкләр.

Камил Исхаков чыгышын тарих турында сөйләүдән башлады.

"1080 елда Болгар дәүләтендә "Дар аль гулум" югары уку йорты барлыкка килгән булган. Ул вакытларда уку йортының исеме "гыйлем йорты" дип тәрҗемә ителә торган булган. Менә шуннан ислам гыйлеменең куәтле нигезе башланган. Безнең җирлектәге галимнәр 30 меңнән артык хезмәт язган. Аларның бу хезмәтләре дөньякүләм ислам эшчәнлеге нигезенә, уку-укыту нигезенә ятты. Ул хезмәтләр бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясында кулланалар", - дип сөйләде ул.

"Сез җәйге мәктәпнең беренче катнашучылары. Бу сезнең өчен дә горурлык ", - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Шулай ук Камил Исхаков кичә уздырылган имтиханның нәтиҗәләренә дә тукталып үтте:

"Кичә уздырылган имтиханның нәтиҗәләре миңа билгеле. Яхшы хәбәрләр һәм шул ук вакытта күңелсез хәбәрләр дә бар. Якынча 25 шәкерт гарәп телен белә, әмма Болгар ислам академиясе шәкерте булыр өчен гарәп телен ул дәрәҗәдә генә белү җитми", - ди ул.

Чыгышында ректор вазыйфаларын башкаручы максатлар турында да сөйләп үтте:

"Болгар ислам академиясенең максатлары зурлардан. Без кыска гына вакыт эчендә белгечләрне әзерләү буенча дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Магистрларны гына түгел, докторларны һәм дөньякүләм ислам белгечләре элитасына керәчәк кешеләрне әзерләргә тиешбез. Монда укуны дәвам итергә лаек булган кешеләр өчен биредә уку киләчәк тормышка яхшы юллама булачак. Академияне тәмамлаган кеше үзенә эш таба алачак. Бу юнәлештә без бик актив эшләячәкбез", - дип сөйләде ул үз чыгышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100