news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе түбәсенә ярымай урнаштырдылар

Ярымай махсус заказ белән Мәскәүдә эшләнгән.

Болгар ислам академиясе түбәсенә ярымай урнаштырдылар
газета «Новая жизнь»

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Ак мәчеттә өйлә намазы төгәлләнгәннән соң, Болгар ислам академиясенә керә торган ишек турында түбәгә символик ярымай урнаштырдылар. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Тантаналы чара академия президенты Камил Исхаков, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, имам-мөхтәсиб Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, уку йорты студентлары, күпсанлы кунаклар катнашында узды.

Ярымай махсус заказ белән Мәскәүдә эшләнгән. Аны куяр алдыннан академия укытучысы, бөтен мөселман дөньясында билгеле дин белгече шәех Исмәгыйль Болбол дога укыды. Ул шулай ук 922 елда Идел буе болгарлары ирекле рәвештә ислам динен кабул иткән урында әлеге уку йортын сафка бастыруның әһәмиятен аңлаганы һәм төзелеш эшләрендә ярдәм иткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде.

Шәех шулай ук академия төзелешендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ролен югары бәяләде, аларга сәламәтлек һәм бәхет теләде.

«Әлеге ярымай Борынгы Болгарга килүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп, ерактан ук күренеп торачак», - дип яза газета.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100