Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгар ислам академиясе студентлары дәүләт үрнәгендәге дипломга ия була ала
Киләчәктә академия педагоглар һәм филологлар да әзерләргә җыена.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия студентларының дәүләт үрнәгендәге дипломга да ия була алуын әйтте.
«Безгә беренче курска килгән студентлар параллель рәвештә теология программасын да үтә ала. Дөрес, барлык студентлар да түгел. Конкурс ярдәмендә 10-15 кешене сайлап алабыз. Болгар ислам академиясен тәмамлаганда, алар теология буенча дәүләт үрнәгендәге диплом һәм фундаменталь ислам белеме ала», — диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Дәүләт үрнәгендәге диплом дөньяви оешмага эшкә урнашканда кирәк. Болгар ислам академиясенә студентлар, гадәттә, дини оешмада эшләү өчен югары белем алырга килә. Академия ислам фәннәре буенча фундаменталь белем бирсә дә, дөньяви җәмгыятьтә аның кулланышы тар. Шуның өчен уку йорты студентларына, аспирантларына параллель рәвештә дөньяви белгечлек үзләштерергә мөмкинлек бирә.
«Киләчәктә башка өстәмә дөньяви юнәлешләр дә булачак. Сүз филология һәм педагогик белем турында бара», — диде Айнур Тимерханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз