news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе ректорының гаиләсе ифтар мәҗлесе үткәрде

Болгар ислам академиясе ректорының гаиләсе ифтар мәҗлесе үткәрде
Фото: Болгар ислам академиясеннән

Болгар ислам академиясендә изге Рамазан аеның беренче ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне академия ректоры Фәрхәт Хөснетдиновның гаиләсе оештырды. Ифтарга академия остазлары, хезмәткәрләре һәм студентлар җыелды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Ректор укуның, белем алуның барлык мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булуын, белем алу ислам диненең нигезе булуын ассызыклады. Шулай ук ул академиядә иң тәҗрибәле остазлар белем бирүен һәм иң талантлы студентлар укуын билгеләп үтте. Фәрхәт Хөснетдинов барлык кунакларны Рамазан ае башлануы белән котлады һәм тынычлык, игелек теләде.

Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Рөстәм Гыйльметдинов да үз котлавында белем алуның нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Болгар ислам академиясе профессоры шәех Мөхәммәд Айман әль-Захрави ректорга, аның гаиләсенә ифтар мәҗлесен оештырулары өчен рәхмәт әйтте һәм хәзерге катлаулы чорда дога һәм иман аеруча зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

Җыелган кунаклар шулай ук Палестина халкына теләктәшлек белдерде. Ифтар Коръән сүрәләре һәм намаз уку белән тәмамланды.

Фото: Болгар ислам академиясеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100