news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе ректоры БДБ илләреннән килгән студентлар турында үз фикерен әйтте

“Алар, укып чыккач, үз илләренә китмиләр. Шулай булгач, аларны укытуның мәгънәсе нәрсәдә?” – диде ул.

Болгар ислам академиясе ректоры БДБ илләреннән килгән студентлар турында үз фикерен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин БДБ илләреннән килгән студентлар турында үз фикерен әйтте. “Алар, укып чыккач, үз илләренә китмиләр. Шулай булгач, аларны укытуның мәгънәсе нәрсәдә?” – диде ул бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин чит илләрдән килгән, Болгар ислам академиясендә укып чыккан һәм соңыннан Россиядә калган студентлар тудырган проблемалар турында уйланырга өндәде. “Чит илләрдән, БДБ илләреннән килгән студентларны без кабул итәчәкбез, әмма аларны укытуның мәгънәсе нәрсәдә? Алар, белгечлекләре буенча белем алгач, кире үз илләренә кайтып китмиләр, алар монда калалар. Үз юнәлешләре буенча эш таба алсалар, юнәлешләре буенча эшлиләр, ә инде таба алмасалар, бүтән тараф буенча китәләр. Беркемгә дә сер түгел, алар киләләр, тырышалар, укыйлар, әмма нәрсә өчен? Россия гражданлыгын алыр өчен. Бигрәк тә ярлы БДБ илләреннән килгән студентлар. Шундый студентлар соңыннан кайсы җирдә хаҗәт булалар соң? Бездә күбесенчә Таҗикстаннан килгән студентлар укый. Һәм алар соңыннан монда калалар. Шулай булгач, чит ил студентларына белем бирүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Шунлыктан без юнәлеш белән килгән студентларны кабул итә башладык. Бу ниндидер гарантия булсын өчен, ул студентлар ахырдан үзләренә кайтып, үз юнәлешләре буенча китсеннәр өчен эшләнә. Чит илләрдән килгән, бездә укып чыккан һәм соңыннан бездә калган студентлар җәмгыять өчен нинди проблемалар тудырачак, шул турыда да уйларга кирәк. Бу елны бәлки зур булмаган чит ил студентлары төркемен кабул итәрбез”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100