news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе профессоры Исмаил Буль-буль: Болгарда террорчылыкка урын булмаячак

"Студентлар мөгалимнәр кушканны үтәсә, туры юлдан тайпылмаслар", – ди профессор.

(Болгар, 4 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Болгар ислам академиясе профессоры Исмаил Буль-буль академиядә террорчылыкка урын булмаячагын әйтте.

"Мин сезне Корбан бәйрәме һәм бу бөек уку йортын – академияне ачу белән котлыйм. Әлеге уку йортында террорчылык белән кагылышлы бернәрсә дә булмаячак. Монда без чын – ихласлыкка һәм мәрхәмәтлеккә алып бара торган исламны өйрәнәчәкбез. Мөселманнар Россиядә мәдрәсәдән академиягә кадәр укый алачак. Студентлар Аллаһ Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәребез, мөгалимнәребез кушканны эшләсә, китапларда язылганны өйрәнсә, туры юлдан тайпылмаслар", – дип сөйләде Исмаил Буль-буль.

Исегезгә төшерәбез, Болгар ислам академиясенә лекцияләр уку өчен Абдурраззак Әс-Саади, Исмаил Буль-буль һәм Хәмделла Сафти чакырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100