news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе проекты юктан гына барлыкка килмәде- Әсгать Сәфәров

Болгар ислам академиясендә фәнни-гамәли конференция бара.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Болгар ислам академиясендә "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция бара. Аны, гадәт буенча, Коръән аяте белән башлап җибәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән кунакларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәров сәламләде.

"Сез республикада хакимиятнең барлык тармаклары һәм мөселман өммәте нинди мөнәсәбәттә эшләвен яхшы беләсез. Безнең төп максат - дөрес, төгәл, традицион исламга нигезләнгән белем бирү. Болгар ислам академиясе проекты да юктан гына барлыкка килмәде. Тәҗрибәләр, ялгышлар аша узып, без әлеге ислам югары уку йорты, әлеге академия Россия чын ислам дин әһелләре әзерләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Академиянең 922 елда Ислам дине кабул ителгән җирдә төзелүе бик урынлы һәм әлеге проектны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да хуплады. Безгә исә сезнең фикерне ишетү бик мөһим", - диде һәм конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot