news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе оештыручылары составына Кавказ мөселманнары да керәчәк

Путин Исмаил Бердиевның бу тәкъдимен хуплаган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Болгар Ислам академиясе оештыручылары составына Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге дә керәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюсында белдерде.

Россия президенты Владимир Путинга бу тәкъдим белән Россия мөселман лидерлары белән очрашу вакытында Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев чыккан.

“Президент бу тәкъдимне хуплады”, - диде Әлбир Крганов.

Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясенең дүрт оештыручысы бар – Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (Мәскәү, мөфти Равил Гайнетдин), Үзәк Диния нәзарәте (Уфа, мөфти Тәлгать Таҗетдин), Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге ислам мәгарифе советы, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте (Казан, Камил Сәмигуллин). Оештыручылар советы рәисе – Камил Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100